Роберт Миңнуллин
Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә — Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.
Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы «Маяк», «Ленинсе», «Кызыл таң» газеталарында басыла. Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә.
Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре күренә башлый. «Беренче карлыгачлар»(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр. 1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә.
Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар. Яшь шагыйрь, туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баетты, өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килде. Балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алды. Моңа кадәр балаларныкы саналмаган темаларны да нәниләр поэзиясенә Р.Миңнуллин кертте. Аның педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган, поэтик яктан зур осталык белән эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш яңгырый. Үзенең остазы Шәүкәт Галиев иҗатына таянып, шулай ук халык авыз иҗатыннан, рус һәм дөнья балалар әдәбиятыннан илһам алып балалар шигъриятенә килгән шагыйрьнең хәзер инде үзе тудырган шигъри дөньясы, үзенең шаян балачагы, балаларча үз фәлсәфәсе бар. Аннан соң килгән яшь шагыйрьләрнең балалар өчен язган шигырьләрен игътибар беләнрәк карасаң, Р.Миңнуллин шигырьләрендәге интонацияләр, сөйләү манерасы, аныкына тартым гыйбарәләр, хәтта аерым юллар табарга мөмкин. Димәк, шагыйрьнең үз шәкертләре, дәвамчылары бар, үз мәктәбе туып килә. Балалар шигъриятен популярлаштыруда да аның роле әйтеп бетергесез зур. Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. «Акбай цирк карый»(1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык»(1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982 елда Р.Миңнуллин М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. 1983 елда исә ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга.
Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган бихисап җырлары профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбызның репертуарыннан әле дә төшкәне юк. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый. Бүген дә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләребезнең берсе ул.
Роберт Миңнуллин, әлбәттә инде, ихлас лирик та. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр. Ул шигырьләрне үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылган.
Шулай да балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, «Безнең авыл зоопаркы»(1988), «Энекәш кирәк миңа»(1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар. «Дөньядагы иң зур алма»(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә — Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелде. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премисе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә.
Роберт Миңнуллин — тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында — бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә — баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995-99 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан — Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда — Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан — Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан — «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», «Сәхнә», «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы. Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә.
Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы
Шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Татарстанның халык шагыйре (2005)
Эчтәлек
Биографиясе
1948 елның 1 августы, БАССРның Илеш районы Нәҗәде авылы – 2020 елның 27 марты, Казан.
1966–1968 елларда Илеш районы «Маяк» газетасында әдәби хезмәткәр.
Казан университетын тәмамлагач (1973), «Яшь ленинчы» (1990 елдан «Сабантуй») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
1977–1983 елларда «Казан утлары» журналында өлкән мөхәррир, соңрак җаваплы сәркәтип.
1983–1986 елларда ТАССР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетында әдәби-нәфис тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире.
1986–1995 елларда «Яшь ленинчы» газетасының баш мөхәррире.
«Татарстан» телеканалында «Шигъри тәлгәшләр» (1976–1983), «Ихлас» (1993–1995), «Китап» (2008 елдан) тапшыруларын алып бара.
1995–2014 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында: Мәдәни һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары (2000–2004), 2004 елдан ТР законнары текстларын тәңгәлләштерү комиссиясе рәисе.
ТР Балалар фонды рәисе (1988–1994). 2012 елдан «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе.
1990–1995 елларда ТР халык депутаты, 1995–2014 елларда ТР Дәүләт советы депутаты.
Иҗаты
Баштагы чор иҗатында дөньяга, табигатькә яңача карашлы лирик шигырьләре «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында, «Беренче карлыгачлар» (1970), «Безнең бәйрәмнәр» (1974) исемле күмәк җыентыкларда урын ала.
Аларның герое – шаян-шук фантазер, кызыксынучан малай. Шагыйрь балалар сөйләменә хас лексиканы, ятышлы гыйбарәләрне бик оста куллана, аларның интонациясен, күңел халәтен ачып бирә («Акбай цирк карый», 1978; «Айга очтык!», 1982; «Глядит в окошко человек», Мәскәү, 1986 җыентыклары).
Күп кенә әсәрләрендә көндәлек мәшәкатьләрне, өлкәннәр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясын калку сурәтли («Энекәш кирәк миңа», 1990; «Дөньядагы иң зур алма», 1992, – Һ.К.Андерсен исемендәге халыкара Мактаулы диплом, 1994; «Ох, уж эти взрослые!», 1993; «Күчтәнәч», 1995; «Алма бабай», 1997; «Возвращение», 2000; «Балачакка ешрак кайтыгыз», 2002; «Сөенсеннәр әле сабыйлар», 2002; «Мальчик, каких еще мир не видал», 2003, – җыентыклары).
Р.Миңнуллин иҗаты балалар тематикасы белән генә чикләнми. Аның шигырьләрендә мәхәббәт лирикасы, туган җир белән бәйле әнкәйләр темасы да зур урын алып тора («Бәхетле булыгыз!», 1976; «Мәңгелек сәфәр», 1983; «Әнкәйнең ак чәчләре», 1986; «Сандугачның туган көне», 1990; «Талбишек»,1995; «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», 2002; «Күңелләр нечкәргәндә», 2004; «Татарларым», 2012 җыентыклары).
Р.Миңнуллинның лирикасы тирән фәлсәфәгә корылган, милли мотивлар белән сугарылган. Шигъри теле юмор белән баетылган. Шигырьләре гади, аңлаешлы, төгәл, ачык детальләр хас.
Р.Миңнуллин поэзиясенең музыкальлеге күп кенә композиторларның да игътибарын җәлеп итә. Аның шигырьләренә композиторлар Р.Яхин, С.Садыйкова, Р.Ахиярова, М.Шәмсетдинова, Р.Хәсәнов, Р.Абдуллин, Ф.Әбүбәкеров, И.Закиров, О.Усманов язган җырлар аеруча популярлык казана.
Публицистик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре «Шагыйрь генә булып калалмадым» (1998), «Мин – нечкә күңелле сәясәтче» = «Я – сентиментальный политик» (1999) җыентыкларына тупланган.
Әсәрләре рус, башкорт, украин, белорус, чуаш, азәрбайҗан, удмурт, мари, каракалпак, инглиз, поляк, төрек телләренә тәрҗемә ителә.
Бүләкләре
Р.Миңнуллин – Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге (1982), ТР Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге (1997), ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре (1998), ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге (2011) бүләге лауреаты.
Р.Миңнуллин – Һ.К.Андерсен исемендәге халыкара Мактаулы диплом лаураты (1992).
Әсәрләре
Уфа-Казан юллары. Казан, 1998.
Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан, 2004.
Әсәрләр: 7 томда. Казан, 2008.
Ещё не вечер. Казань, 2008.
Әдәбият
Урманче Ф. Роберт Миңнуллин: шигъри осталык серләре. Казан, 2005.
Хәзерге татар әдәбияты һәм Роберт Миңнуллин. Казан, 2008.
Ар-Серш В. Путешествие с поэтом Р.Миннуллиным из Казани в Уфу и обратно. Казань, 2008.
Сарчин Р. Лирика Роберта Миннуллина. Казань, 2012.
Роберт Мугаллимович Миннуллин
Фото Все
Видео Все
Топ-100. Роберт Миннуллин
Прощание с Робертом Миннуллиным
Роберт Миннуллин отказался говорить по-русски
Роберт Миннуллин — биография
Роберт Миннуллин – советский и российский литератор, автор произведений на русском, татарском и башкирском языках. Написал огромное количество книг, большинство из которых – детские. Является автором стихов ко многим песням звезд татарской эстрады.
Роберт Миннуллин – татарский и российский литератор, журналист, публицист, общественный деятель. За свой творческий путь он получил признание у широкого круга читателей и большое количество государственных наград. Песни на его стихи не один десяток лет поют татарстанские и башкирские звезды эстрады.
Детство и юность
Родина поэта – Башкирская АССР. Его биография началась 1 августа 1948 года в небольшой деревне Шамметово на северо-западе республики. Его родители, рядовые труженики села, привили сыну любовь к родному краю и национальным традициям. Из-за неизлечимой болезни семья рано потеряла отца, поэтому мать Гульджаухар Кирамовна воспитывала пятерых детей в одиночку. Как вспоминал Миннуллин, какие бы невзгоды не ложились на плечи матери, она никогда не жаловалась и не плакала, мужественно несла свою ношу до конца дней.
Мальчик уже в раннем возрасте начал проявлять тягу к написанию поэзии, причем сочинял сразу на трех языках – русском, татарском и башкирском. Окончив восьмилетку, Роберт устроился в библиотеку, а потом редакцию местной газеты.
Роберт Миннуллин в молодости
Прекрасно понимая, что смыслом его жизни навсегда стала поэзия, юноша покинул родную деревню и уехал в соседнюю Татарию, где поступил в Казанский университет на факультет татарского языка и литературы. Будучи студентом, писал детские стихи и прозу, которые были высоко оценены преподавателями. Учителя и университетские приятели были уверены, что талантливый парень однажды прославится на всю страну.
Творчество
Получив в 1976-м диплом о высшем образовании, Роберт издал свой дебютный поэтический сборник под названием «Будьте счастливы». О нем быстро узнали в казанских литературных кругах, и с этого момента его творческая биография начала стремительно развиваться.
Свой успех молодой поэт закрепил, победив на конкурсе литераторов «Туган ягым – яшел бишек», где впервые прозвучали его стихи о защите окружающей природы.
Миннуллин считал себя по большей части детским поэтом. И это не удивительно: из тридцати с лишним его книг большая часть написана для детей. С помощью стихотворений автор общался с маленьким читателем на сложные темы, при этом он простым языком объяснял, как все устроено в мире взрослых. В произведениях поэта нет излишней опеки и наставлений: он всегда давал ребятам возможность самостоятельно разобраться в различных ситуациях.
Роберт Мугаллимович тонко чувствовал детские души, хорошо знал об их стремлениях и мечтах. В своих книгах он в юмористической форме описывал то, как юное поколение воспринимает окружающую действительность. Наверное, поэтому его стихи легко читаются и их одинаково любят как малыши, так и взрослые.
Особое влияние на творчество поэта оказала мать. Она стала героиней многих его произведений, одно из который – «Сын и мама». В этих стихах отражены бесконечная любовь и привязанность к близкому человеку. Как говорил сам автор, мама – это тот человек, который формирует мировоззрение ребенка, оказывает огромное внимание на становление его личности.
В конце 1990-х Роберту Мугаллимовичу присвоили звание Заслуженного работника культуры Республики Башкортостан.