Глзада Сафиуллина биография Год Рождения

«Артистлар.ру»

татар артистлары каталогы

Гөлзада Сафиуллина

Заслуженная артистка Татарстана.

Трудовой путь талантливой девочки Гульзады начался в деревне Шеке. Часто выступая на концертах и видя, как принимают ее зачарованные слушатели, Гульзада делает свой главный выбор в жизни, решив стать профессиональной певицей.

Молодая певица начала сценическую деятельность с 1973 года в Самарской областной филармонии. Там она работала певицей и мастером речевого жанра, с каждым выступлением совершенствуя и шлифуя свой талант и набираясь необходимого опыта. В 1980 году певица возвращается в город Казань и становится артисткой Татарской государственной филармонии им Г. Тукая, гастролирует вместе со знаменитыми певцами Ильгамом Шакировым и Альфией Авзаловой и сейчас по праву считает себя их благодарной ученицей.

Работа в Татарстане раскрыла еще одну грань в творчестве Гульзады, участвует в организации концертных программ в качестве режиссера. В 1985 году певица была направлена делегатом в Москву на Всемирный фестиваль молодежи и студентов. Вскоре за большие заслуги в эстетическом воспитании детей она стала лауреатом Республиканской молодежной премии имени М. Джалиля.

В 1990 году она участвовала во всемирной миссии культуры, посетив Грецию, Италию, Францию, Мальту, Кипр, Египет, Израиль, Турцию, ярко и самозабвенно исполняя богатый и разнообразный репертуар, в котором, кроме татарских и башкирских песен, много произведений композиторов других тюркских народов.

Сафиуллина Гөлзадә Гөмәр кызы

Сафиуллина Гөлзадә Гөмәр кызы (1946 елда ТАССРның Арча районы Шекә авылында туа) – Татарстанның халык артисты, Республиканың М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар фестивален оештыручы, “Гөлзадә” студиясе хуҗабикәсе.

Гөлзадә Сафиуллина үзенең иҗади сәхнә эшчәнлеген 1973 елда Самара өлкә филармониясендә җырчы һәм сүз остасы булып башлый. 1980 елда Казанга кайта һәм Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. “Ул җырлау мәктәбен Илһам Шакиров белән Әлфия Афзаловадан, аларның концертларын алып баручы, сүз остасы булып эшләгәндә ала. Чөнки ул заманнарда да филармониядә җырчыдан махсус белеме булуын шарт итеп куялар. Сөекле ире Риф Сафиуллин консерватория тәмамлаган, баритон тавышлы бу җырчының киңәшләре дә аңа ярдәм иткәндер. Зөләйха Хисмәтуллинадан да Гөлзадә сулыш белән эш итү, диапозонны киңәйтү, регистрларны тигезләү кебек җырчы өчен мөһим булган сыйфат-гамәлләргә өйрәнә.Шулай җыр дөньясына Гөлзадә урау-урау юллар белән килә, вокал белеме алып, опера җырчысы түгел, халыкка хезмәт итә торган халыкчан җырлау остасы булып кала ул”- , дип яза аның турында музыка белгече Филүсә Арсланова.

1980 елда Гөлзадә Сафиуллинаның иң беренче концерт программасы Харрас Әюпнең “Кеше тавышы” дип аталган поэмасына салынган каһарман җырлар циклы белән башлана. Ул бик күп җирләрдә – мәктәпләрдә, пионер лагерьларында, авылларда булып, бушлай һәм тынычлык фондына атап бик күп концертлар бирә. 1985 елда шушы концертлары өчен Комсомол өлкә комитетының М. Җәлил исемендәге бүләгенә лаек була һәм Бөтендөнья яшьләр фестиваленә җибәрелә. Шул ук елны Опера һәм балет театрының концерт төркеменә эшкә чакырыла. Шуннан соң инде үзенең төрле концерт программалары белән татарлар яшәгән бөтен төбәкләрне берничә тапкыр урый. Дистәләгән концерт программалары арасында аның: “Кеше тавышы”, “Йөрәкләшрне җыр кавыштыра”, “Ат елы бу, әйе”, “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә”, “Безгә дөнья дәшә” (балалар өчен программа), “Мәрхабә” – мөнәҗәтләр һәм татар халык җырлары кичәсе, “Җиңүнең 50 еллыгына багышланган хәйрия концертын, “Мин дә сибелгән татарның бер газиз баласы ла. ”, “Минем җырым”, “Үлемсез Ил җыры” һ.б.бар.

Республикабыз радио фондында аның башкаруында 150дән артык җыр, Татарстан дәүләт теле-радиокомпаниясе фондында 8 концерты саклана, аның тарафыннан 2 грампластинка дөнья күрде – “Мөнәҗәтләр, бәетләр” (1993) һәм “Сине эзлим” – татар халык һәм композиторлар җырлары. Бу пластинкалар бөтен татар дөньясына таратылды.

Ике тапкыр Америкада булып, шунда яшәүче татарларга да, беренчеләрдән булып, Татарстан илендәге җыр-моңнарны ирештерде ул. Бу очрашулардан яңа җырлар, мөнәҗәтләр дә алып кайтты. Мисалга, “Абау, Алла” җырын Татарстанга алып кайтып, халык җыры дәрәҗәсенә күтәрде. I Бөтендөнья татар конгрессы көннәрендә Гөлзадә Сафиуллинаның Америка татарлары турында үзе төшергән фильмы Татарстан телевидениесе аша күрсәтелә.

1990 елда ул Греция, Италия, Франция, Мальта, Кипр, Египет, Израиль, Төркия илләренең зур сәхнәләрендә дөньяның танылган җырчылары белән беррәттән татар халык җырларын җырлый, мөнәҗәтләр әйтә.

Гөлзадә Сафиуллина 1990 елда “Мирас” ширкәте төзи. Шул ук елны – “Мирас” балалар ансамбле дә оештыра.Бирегә оста музыкантлар чакырыла. Күренекле композитор Фасил Әхмәтов та байтак еллар шунда балаларга музыка серләрен өйрәтә.

1999 елдан бирле төрки-татар балаларының “Сөембикә варислары” фестивале уздырыла.Анда Идел-Урал, Себер, Кавказ, Мәскәү, Украина, Кырым, Балтыйк буе,Урта Азия һәм Казахстаннан килгән ун меңнән артык бала катнаша.

Җырчы Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлектә, татарлар яши торган Литва, Себер, Кавказ, Урал, Ташкент,Бохара,Урта Азия республикаларында чыгышлар ясый. 2012 елда Ерак Көнчыгышта Находка, Уссурийски, Владивосток шәһәрләрендә татарларыбызны туплап,фольклор ансамбле төзеп,Рәсәй күләмендәге Сабан туена җыеп алып чыкты.

Ул үзенең иҗат студиясен төзеп, милләтебезнең бай мәдәни мирасын пропагандалу эшен җәелдереп җибәрде.Рухи мирасыбызга багышланган бихисап тематик аудио-альбомнар чыгарды.

Гөлзадә Сафиуллина – һичшиксез татар җыр сәнгате дөньясында үз урынын тапкан, һәм үз сүзен әйтүче уникаль шәхес. Ул үзенең моңнары белән милләт күңеленә үтеп керә алды. Ул – халкыбызның мирасын җыючы да, энҗе-мәрҗән итеп туплаучы да, кадерен белеп саклап, алдагы буыннарга тапшыручы да.

Г?лзада Сафиуллина биография Год Рождения

Гульзада — одна из звезд татарского искусства. Вся ее жизнь с ранних лет связана с песнями и мелодиями татарского народа.

Отец Гульзады, Гумер ага, был известным гармонистом, мать, Хатира апа, — хорошей певицей. С малых лет они учили своих восьмерых детей слушать и исполнять народные мелодии. Родители стали первыми учителями музыки талантливой девочки.

Трудовой путь будущей актрисы начался в родной деревне Шеке Арского района Республики Татарстан. Песни и мелодии, с детских лет запавшие в душу, были ее незаменимыми спутниками и в школе, и в вузе, и позднее.

Часто выступая на концертах и видя, как принимают ее зачарованные слушатели, Гульзада делает свой главный выбор в жизни, решив стать профессиональной певицей.

Молодая певица начала свою сценическую деятельность с 1973 года в Самарской областной филармонии. Там она работала певицей и мастером речевого жанра, с каждым выступлением совершенствуя и шлифуя свой талант и набираясь необходимого опыта. В 1980 году певица возвращается в г. Казань и становится артисткой Татарской государственной филармонии им. Г. Тукая, гастролирует вместе со знаменитыми певцами Ильгамом Шакировым и Альфией Авзаловой и сейчас по праву считает себя их благодарной ученицей.

Работа в Татарстане раскрыла еще одну грань в творчестве Гульзады: она все чаще участвует в организации концертных программ в качестве режиссера. В 1985 году Гульзада была напрвлена делегатом в г.Москву на Всемирный фестиваль молодежи и студентов. Вскоре за большие заслуги в эстетическом воспитании детей она стала лауреатом Республиканской молодежной премии имени Мусы Джалиля.

Сейчас Гульзада — народная артистка Татарстана. Ее голос часто звучит с эстрады, по радио и телевидению. В 1990 году она участвовала во Всемирной миссии культуры, посетив Грецию, Италию, Францию, Мальту, Кипр, Египет, Израиль, Турцию, ярко и самозабвенно исполняя богатый и разнообразный репертуар, в котором, кроме татарских и башкирских песен, много произведений композиторов других тюрских народов.

Гульзаде, воплотившей в себя все лучшие качества татарских женщин, желаем новых творческих удач и свершений.


источники:

http://arskland.ru/people/znamenitosti/detail.php?ID=1656

http://www.gulzada.ru/studio/stud2.htm