Бакиров Әнвәр Закир улы – композитор
Бакиров Әнвәр Закир улы – композитор, «Су анасы» балеты өчен 1973 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.
Әнвәр Бакиров
(1920–2001)
Танылган композитор Әнвәр Закир улы Бакиров 1920 елның 7 июлендә Казан шәһәрендә туа. Музыкаль белемне башта Казан музыка училищесында ала. 1940–1946 елларда ул Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1952 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Ә.Бакиров 1951–1956 елларда Казан музыка училищесында укыта, 1956–1957 дә Татар опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире, 1957–1970 елларда Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә эшли.
Ә.Бакиров – татар профессиональ музыкасына нигез салучы композиторларның берсе. Ул үз гомеренең 50 дән артыграк елын музыка сәнгатенә багышлый. Композиторның иҗаты жанр байлыгы белән аерылып тора. Ул – ике балет, музыкаль комедияләр, «Тукай» операсы, симфоник, хор әсәрләре, камера-инструменталь музыкасы һәм 200 дән артыграк җыр авторы. Аның «Тальян моңы» музыкаль комедиясе, виолончель өчен сонатина һәм «Иртәнге серенада», «Әйткән идең», «Әй кызлар» һ.б. моңлы җырлары халыкка киң таныла.
Композитор Ә.З.Бакиров уку-агарту эшенә, республиканың музыка һәм иҗтимагый тормышына үзеннән күп өлеш кертә. Ул – музыка буенча татар телендәге «Җыр һәм музыка дәресләре» дигән беренче дәреслек авторы да.
Ә.З.Бакиров иҗатына лаеклы бәя бирелә. Аның «Су анасы» балеты 1973 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Ә.Бакировка Татарстан АССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Әнвәр Закир улы Бакиров 2001 елның 17 августында вафат була.
Әнвәр Бакиров. Биобиблиографик белешмәлек
2020 нче елның 7 июлендә күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әнвәр Закир улы Бакировның тууына 100 ел тула. Әнвәр Бакиров – татар профессиональ музыкасына нигез салучы композиторларның берсе. Ул 50 елдан артыграк гомерен музыка сәнгатенә багышлый. Ә. Бакировның мөстәкыйль иҗат юлы 1937 елда язылган «Иртәнге серенада» җырыннан башлана. Бу җыр аның иң популяр әсәрләренең берсенә әйләнә. Композиторның иҗаты жанр байлыгы белән аерылып тора. Ул – 2 балет, музыкаль комедияләр, «Тукай» операсы, симфоник, хор әсәрләре, камера-инструменталь музыкасы һәм 200 дән артык җыр авторы.
Композитор Әнвәр Бакиров уку-агарту эшенә, республиканың музыка һәм иҗтимагый тормышына үзеннән күп өлеш кертә. Ул – музыка буенча татар телендәге «Җыр һәм музыка дәресләре» дигән беренче дәреслек авторы да.
Әнвәр Бакировның «Су анасы» балеты 1973 нче елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Биобиблиографик белешмәлек күренекле композиторның тууына 100 ел тулу уңаеннан төзелде.
Биредә композиторның тәрҗемәи хәле, аның тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, видеоязмалар, фотоархив белән танышырга була. Күренекле композиторның әсәрләре белешмәлектә аерым урын били. Биредә аларның аудиоязмаларын, видеоязмаларын, ноталарын табарга була. Соңыннан библиография бүлеге урнаштырылды. Әлеге бүлек Ә. Бакиров әсәрләре тупланган җыентыклар, аның турында аерым басмаларда, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеген үз эченә ала. Шулай ук Интернетта Ә. Бакировка багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.
Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.
Ә. Бакировның тәрҗемәи хәле
Ә. Бакировның тормышы һәм иҗаты турында
Бакиров Энвер Закирович
композитор, заслуженный деятель искусств ТАССР, РСФСР (1969, 1981), народный артист РТ (1993)
Содержание
07 июля 1920 г., Казань – 17 августа 2001 г., там же.
В 1940 г. окончил Казанское музыкальное училище по классу скрипки у И.Аухадеева, композиции – у Ю.Виноградова.
В 1940–1946 гг. находился на военной службе, в 1942 г. закончил Ульяновское гвардейское высшее танковое командное училище им.В.И.Ленина, в 1952 г. – Казанскую консерваторию по классу композиции у А.Лемана.
В 1951–1956 гг. преподавал в Казанском музыкальном училище.
В 1956–1957 гг. заведовал литературной частью Татарского театра оперы и балета.
В 1957–1970 гг. работал в детских музыкальных школах Казани, Елабуги, руководил коллективами художественной самодеятельности в городах Казань, Мензелинск, Набережные Челны.
Началом творческой деятельности Э.З.Бакирова явилась «Утренняя серенада» (стихи X.Вахита, первый исполнитель Н.Даутов), созданная в 1937 г. и ставшая одним из наиболее популярных в народе вокальных произведений.
Творчество композитора характеризуется широким жанровым диапазоном. Симфонические и камерно-инструментальные произведения, начиная с Сонатины для виолончели и фортепиано и кончая масштабными оркестровыми полотнами (симфоническая поэма «Водяная», три балетные сюиты и др.), закрепились в репертуаре ведущих исполнителей.
Наиболее значительное произведение Э.З.Бакирова – балет «Алтын тарак» («Золотой гребень», 1957), в новой редакции – «Су анасы» («Водяная», 1971), по мотивам одноименной сказки Г.Тукая. Благодаря яркости музыкальных образов, глубине проникновения композитора в специфику хореографического искусства, он стал одним из самых популярных татарских балетов.
Э.З.Бакиров – подлинный мастер песенного жанра. В 1950–1960-х гг. им создан цикл произведений на общественно-политическую тематику – «Ленин турында җыр» («Песня о Ленине») на стихи М.Садри, «Совет Армиясе турында җыр» («Песня о Советской Армии») на стихи С.Хакима, «Тынычлык һәм дуслык иле» («Страна мира и дружбы»), «Илем лачыны» («Песня о Гагарине») на стихи Г.Зайнашевой и др.
Особое признание получила песенная лирика композитора – «Кемгә сөйлим серләремне» («Кому раскрыть свои секреты?») на стихи Ф.Карима, «Барысыда күңелдә» («Я все помню») на стихи С.Хакима, «Әйткән идең» («Ты говорила мне») на стихи X.Туфана, «Кыр казлары киткәндә» («Когда улетают дикие гуси») на стихи Р.Гарая и др.
Для творчества Э.З.Бакирова характерны яркость мелодического дарования, ясная национальная определенность и демократизм музыкального языка, верность лучшим традициям основоположников композиторского искусства Татарстана.
Творческая и общественная деятельность Э.З.Бакирова отличается широтой интересов: музыкальное просветительство, сотрудничество с творческими и научными организациями РТ, республик и областей Поволжья и Приуралья.
Он одним из первых обратился к разработке вопросов методики преподавания музыки в татарской общеобразовательной школе.
Основные сочинения: музыкально-сценические – опера «Тукай» (1983, не поставлена); балет «Алтын тарак» («Золотой гребень», 1957), во 2-й редакции – «Су анасы» («Водяная», 1971); музыкальные комедии «Тальян моңы» («Мелодия тальянки», 1962), «Беренче факел» («Первый факел», 1970); симфонические – поэма «Су анасы» («Водяная», 1952); увертюра «КамАЗ» (1974); балетные сюиты (1975, 1976); кантатно-ораториальные – Кантата, посвящены 30-летию ТАССР (1950); оратория «На Камских просторах» (1972); камерно-инструментальные произведения, музыка к драматическим спектаклям, около 300 сольных и хоровых песен и др.
Государственная премия ТАССР им.Г.Тукая (1973).
Сочинения
Үзем турында үзем // Азат хатын. 1969. № 8.
Җыр һәм музыка дәресләре. Казан, 1970.
Сайланма җырлар. Казан, 1990.
Литература
Исанбет Ю. Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.
Хәйруллина З. Әнвәр Бакировка 60 яшь // Казан утлары. 1980. № 7.
Рахманкулов Ш. Композитор һәм педагог // Совет мәктәбе. 1980. № 7.
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/bakirov.htm
http://tatarica.org/ru/razdely/kultura/iskusstvo/muzyka/personalii/bakirov-enver-zakirovich