ади Такташ биография Татарча

Һади Такташ

Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасы Спас өязе (Мордва АССРның Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала, 1911 — 1913 елларда уку-укыту эшләре яңачарак корылгач, туган авылыннан утыз чакрымдагы Пешлкуә мәдрәсәсендә укый.

Беренче империалистик сугыш башлангач, алты балалы Хәйрулла абзый гаиләсенең матди хәле кыенлаша. Шул сәбәпле унөч яшьлек Һади, кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияреп, Бохарага китә. Башта ул бу сәүдәгәрдә хезмәтче малай хәлендә яши, аннары бер байның мануфактура кибетенә приказчик өйрәнчеге булып эшкә керә. Бу чорда ул яшли үк башлаган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам итә, яңадан-яңа шигъри әсәрләрен яза. Болардан «Төркстан Сәхраларында» дигәне Ташкентта нәшер ителә торган «Олугъ Төркстан» газетасының 1918 ел, 21 январь санында басылып чыга. Бу — Һ. Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

1918 елның көзендә Такташ яңадан Сыркыдыга кайта, ел ярым чамасы китапханәче һәм укытучы булып эшләгәннән соң, 1919 елның көзендә Оренбургка китә, анда «Юксыллар сүзе» газетасында җаваплы секретарь булып эшли, политик курсларда укый. 1921 елда ул яңадан Ташкентка килә һәм анда 1922 елга кадәр «Белем йорты» дигән журналда эшли, Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта. Бу чорда инде ул шагыйрь буларак тәмам формалашып җитә.

1922 елның җөендә берничә ай Мәскәүдә яши һәм, ниһаять, үзе күптән омтылган Казанга килә. 1923 елда Казанда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» дигән китабы басылып чыга. Казанда Такташ башта татар театрында суфлер булып, 1923 — 1924 елларда «Чаян», 1925 елда «Октябрь яшьләре», 1926 елда «Авыл яшьләре», 1926 — 1929 елларда «Азат хатын» журналларында эшли. 1929 елда шагыйрь яңадан «Чаян»га өйләнеп кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат булды) шунда эшли.

Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота.

Такташ Һади

Такташев Мөхәммәтһади Хәйрулла улы. Шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салучыларның берсе

Эчтәлек

Биографиясе

1901 елның 1 гыйнвары, Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылы – 1931 елның 8 декабре, Казан.

Авыл мәдрәсәсендә белем ала. Гаиләнең матди хәле авыр булу сәбәпле, 1915 елда Бохарага китә. 1917 елда «Яшь бохарачылар» җәдитчеләр оешмасы әгъзасы, хәйрия фондында эшли.

1918 елда «Олуг Төркестан» газетасында шагыйрьнең «Төркестан сахраларында» исемле беренче шигыре һәм «Яшь бохарачылар» эшчәнлеге турындагы мәкаләсе басыла.

Оешма тар-мар ителгәннән соң, 1918 елда Такташ туган авылына кайта, укытучы булып эшли. 1919 елда Оренбургка китә, «Хөсәения» мәдрәсәсе каршында ачылган Татар халык мәгарифе институтына укырга керә, «Юксыллар сүзе» газетасының җаваплы сәркәтибе булып эшли, шунда шигырьләрен бастыра.

1921–1922 елларда Ташкентта яши, Төркестан эшче-диһкан коммунистлар университетында укыта, күп яза.

1922 елның җәен Мәскәүдә уздыра, әдәби кичәләргә йөри, В.Маяковский, С.Есенин һәм башка рус шагыйрьләренең чыгышларын тыңлый.

Казанга кайта, Беренче үрнәк татар театрында суфлер, соңыннан «Чаян» (1923–1924, 1929–1931), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926), «Азат хатын» (1926–1929) журналлары редакцияләрендә эшли. 1922 елда Үрнәк театр сәхнәсендә Такташның «Җир уллары» пьесасы сәхнәләштерелә; Идея ролен шагыйрь үзе башкара.

Иҗатының романтик чоры

1923 елда Такташның «Җир уллары трагедиясе һәм башка шигырьләр» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, һәм шуның белән шагыйрь иҗатының романтик чоры тәмамлана. Бу чор әсәрләренә («Күктән сөрелгәннәр», 1918; «Үтерелгән пәйгамбәр», 1918 һәм башкалар) хыялны чынбарлыкка, яхшылыкны яманлыкка, гадәтине илаһилыкка, үзенең «мин»ен әйләнә-тирә дөньяга каршы кую хас.

Чор һәм милли яшәеш тарафыннан күтәрелгән социаль, әхлакый, сәнгати мәсьәләләрне үзенчә хәл итәргә тырышып, ул Байрон, Гете, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, В.Маяковский, С.Есенин, Г.Тукай, С.Рәмиев идеяләрен һәм темаларын үстерә.

Шагыйрьнең бу чор иҗатына гыйсъянчылык һәм Аллаһка каршы чыгу мотивлары хас. Такташ – тормыш «чүлендә» каңгырып йөрүче ялгыз гыйсъянчы; гармония иле, хәнҗәр (чистарыну, сафлану), сандугач (шигьри иҗат), «урман кызы» (хыял) һәм башка фольклор образларын һәм суфичылык символларын актив куллана.

Беренче бөтендөнья сугышы, 1921–1922 еллардагы ачлык, татар сәясәт эшлеклеләренә каршы алып барылган репрессияләр (кара «Солтангалиевчелек»), күмәкләштерү процессы аның иҗатында тирән эз калдыра («Ачлык патша», 1920; «Нәләт», 1922; «Күләгәләр», 1922; «Син дошманым минем», 1929). «Җир уллары трагедиясе»ндә (1923) Такташ, әхлакый һәм рухи кыйбласын югалтып, ата-бабаларның гореф-гадәтләренә, Аллаһка хыянәт итеп, золым хакимлегенә буйсынган хәзерге заман кешесенең фаҗигасен тасвирлый. Шагыйрь Октябрь революциясенең гуманистик идеяләре тискәре борылыш алуны, революция юлбашчыларының замандашларын киләчәккә «канлы кырлар» аша алып баруларын күрә.

«Җир уллары трагедиясе»нең кереш сүзендә Такташ үзенең шигырь төзелешенең элеккеге рәвешеннән китәчәген әйтә («Бакырганидан алып Тукай аркылы хәзергә кадәр биш йөзләрчә шагыйрьләр тарафыннан сузылып килгән татарның иске шигъри өслүбе җимерелергә тиешле») һәм көйләп укуга түгел, ә халыкчан такмак шигыре һәм җанлы сөйләм интонациясенә нигезләнгән яңа шигырь төзелешен, яңа ритмика үрнәкләрен тәкъдим итә.

Аның шигырьләрендә алгы планга шәхес образы чыга башлый, ул шигъриятне индивидуаль интонация һәм сурәтләү чаралары белән баета. Такташ татар поэзиясендә беренчеләрдән булып лиро-эпик әсәрләрдә тоташ фабула һәм эзлекле сюжеттан котыла. Аның поэмаларында традицион төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, чишелеш тә юк. Әсәр эчтәлеген оештыручы һәм төзүче рефреннар зур роль уйный.

Такташ иҗатына бер үк мотивлар хас: таң, нур, гармония, бакча. Бер үк образлар бик күп әсәрләрендә төрлеләндерелә яки кабатлана. «Гыйсъян» (1923), «Казан» (1923), «Пасха чаңнары» (1923) шигырьләрендә Казанның НЭП чорын күз алдына китереп бастыра. Ул күңеле бизүен яшерә алмый; комсызлык, икейөзлелек аның тәнкыйть объектына әверелә.

Реализмга таба

1923 ел Такташ иҗатында борылыш елы була. Аның «Такташ үлде» (1923) шигыре шагыйрьнең кискен кризис кичерүен чагылдыра, анда ул үзенең үткәненнән баш тартуын белдерә. Шагыйрь реализмга юл тота. Такташ чор таләбенә буйсынып яза башлый. «Гыйсъян», «Октябрь төне» (1923) шигырьләрендә замандашының тынгысыз рухы матурлыгына дан җырлый.

Гомеренең Казан чоры башында чын матурлык Такташ күзаллавында көрәш идеясе белән, соңрак мәңгелек кыйммәтләр дөньясы белән аерылгысыз бәйле була. Әсәрләренең революцион пафосы аша татар халкына хас лиризм һәм уйчанлык күзәтелә: «Зәңгәр күзләр» (1923), «Нәни разбойник» (1926), «Болай. гади җыр гына» (1928), «Үтеп барышлый» (1928), «Ак чәчәкләр» (1929).

Ватан темасы үсеш ала: «Сыркыды авылы» (1924), «Әйдә, энем!» (1926) һәм башкалар. Башлангыч чор мәхәббәт лирикасында сөйгән яр образы хыял, символ рәвешендә тасвирланса: «Таң кызы» (1921), «Урман кызы» (1922), соңрак ул образ төгәлрәк төс ала: «Ләйлә» (1927), «Алсу» (1929).

Такташның танылган әсәрләреннән берсе – «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927). Анда, «Югалган матурлык» (1929) пьесасындагы кебек, шагыйрь чор йогынтысына каршы чыгып, бөек әхлакый принципларны раслый:

. Ана!
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.

Сәяси асыллы «Давылдан соң» (1924), «Сыркыды авылы» (1924), «Никахсызлар» (1925) шигырьләре чорның социаль заказын чагылдыра, аларда социалистик реализмның үзенчәлеге ачык күренә.

Аерым бер төркемне «газета» шигырьләре тәшкил итә: «Лорд Чемберленга СССР крәстияне Һади Такташтан җавап нотасы» (1927), «Мулла Чемберлен» (1929) һәм башкалар. 1929 елда М.Максудка язылган хатында: «. ул нәрсәләремдә идеологический як шәп булыр. Художество ягы гына әйбәт булмас», – дип яза.

Татар академия театры сәхнәсендә аның «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1929), «Камил» (1930) пьесалары сәхнәләштерелә. 1924 елда язылган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасында шул чорның төп герое итеп В.И.Ленин тасвирлана.

Шагыйрьнең поэмада чагылган якты киләчәккә булган өметләре тирән уйланулар һәм яшерен канәгатьсезлек белән алышына: «Киләчәккә хатлар» (1931) поэмасы, «Камил» пьесасы. XX йөзнең канлы асылын аңлап, Такташ илгә янаган фаҗигане сизә. Совет режимының тоталитар идеологиясен кабул итмичә, ул илдәге берпартиялелек шартларында барлыкка килгән чынбарлык кысаларына сыеша алмый башлый. Нәтиҗәдә, шагыйрь өстеннән әдәби мәхкәмәләр оештырыла, аның әсәрләре басылмый башлый, ул матди кыенлыклар кичерә, чыгышы белән кулак булуда гаепләнә һәм башкалар.

Такташның беренче шигъри җыентыгы чыгуга, аның исеменә игътибар юнәлтелә: аны я эчкерсез яраталар һәм ихтирам итәләр, я сөймиләр һәм яла ягалар. Үзе исән чакта аны я «вак буржуаз индивидуалист», я «юлдаш» дип, үлеменнән соң пролетар революциягә өндәүче, радикаль-гражданлык поэзиясен тудыручы дип атыйлар.

Ул проза һәм кинодраматургия өлкәсендә эшли. Балалар өчен дә хикәяләр яза (иң танылганнары арасында – «Караборынның дусты», 1927).

Матбугат битләрендә публицистик мәкаләләр, очерклар, фельетоннар бастыра.

Шулай ук кара: Гыйсъянчылык.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан, 1947–1963.

Әсәрләр: 3 томда. Казан, 1980–1983.

Стихотворения и поэмы. М., 1955.

Письма в грядущее. Казань, 1971.

Әдәбият

Хәйри Х. Һади Такташ. Казан, 1949.

Госман Х.Такташ поэзиясе. Казан, 1953.

Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958.

Галиуллин Т. Егерменче еллар татар шигърияте // Мирас. 1997. № 5.

Халит Г. Поэзия дерзаний. Казан, 1980.

Хабутдинова М.М. Проблема личности в творчестве Х.Такташа: автореф. дис. Казань, 1998.

?ади Такташ биография Татарча

Коръән—мөселман халыкларының әдәбиятына гына түгел, бөтен дөнья әдәбиятына да нык тәэсир итүче чыганак булып тора. Коръәннең аерым сүрәләрен стильләштерү, андагы мотивларга шигъри иярүләр күп кенә Көнбатыш Европа һәм рус язучылары әсәрләрендә дә байтак. Мәбәлән, Вольтерның «Фанатчылык яки Мөхәммәт Пәйгамбәр»е, Монтескьеның «Фарсы хатлары», Гётеның «Көнбатыш-Көнчыгыш диваны», Һейне шигырьләре, Пушкинның «Коръән»гә нәзыйрә»се, Лермонтов, Фет һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре.

Бөтен мөселман Көнчыгыш әдәбияты Коръәннән цитаталар белән сугарылган. Татар, гомумән, төрки әдәбиятына да изге китапның тәэсире зур. Әйе, Коръән татар әдәбиятына төп юнәлеш биргән, күп кенә шагыйрь-язучыларның дөньяны күзаллавында мөһим фактор булып торган. Үзләренең шигъри һәм проза әсәрләрендә татар шагыйрьләре, язучылары Коръәннең сурәләрен, аятьләрен, хәдисләр кулланганнар. (Бу хакта Хатыйп Миңнегулов та язып чыкты. Кара: (Миңнегулов X. Коръән һәм татар әдәбияты // Миңнегулов X., Садретдинов Ш. Әдәбият: Урта мәктәп һәм гимназияләрнең 9нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек.—Казан: Мәгариф, 1994.-Б. 41. 172)

Коръән XX йөз башы татар шагыйрьләре өчен дә илһам чыганагы булып торган. Ул Һади Такташны да тәэсирләндергән. Такташ Коръән аятьләрен яхшы белгән. Моның дөреслегенә аның иҗатын Коръән белән чагыштырып карап та инанырга мөмкин.

Коръәннән кергән персонажлар, сюжетлар әдип иҗатында зур урын алган. Әлеге мотив «Караңгы төннәрдә», «Газраиллар» шигырьләреннән башлап, «Җир уллары трагедиясе», «Гыйсъян» кебек шигырьләренә кадәр килә.

Күзәтүне «Газраилләр» шигыреннән башлыйк. Биредә фәрештә һәм газраиллар— капма-каршы ике образ. Берсе аның кешелеккә яхшылык теләүче, тугры юлга күндерүче, иман иңдерүче; ә икенчесе—җан алучы, юкка чыгаручы, җимерүче, үтерүче. Авторның «монда патша—газраиллар!» дигән сүзләреннән үк идарә итүчеләр, җитәкләүчеләр үзләре үк үтерүчеләр икәнлеге аңлашыла. Фәрештә төзегән бәхетле тормышны исә шагыйрь «җәннәт» дип атый.

Ул фәрештә моннан бик күп еллар элек бу йолдызга күктән очып килгән иде, дип яза шагыйрь. Әлеге юлларда моннан бик күп еллар элек күктән иңдерелгән Коръән турында әйтелүе ихтимал. Аны Мөхәммәт пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә иңдерә. Бу хакта «Сыер» сүрәсенең 97нче аятендә күрсәтелгән: «Ий, Мухәммәд г-м әйт: «Кем Җәбраил фәрештәгә дошман булса, ул Аллаһы Тәгаләгә дә дошмандыр». Җәбраил Коръәнне Аллаһ әмере белән синең күңелеңә иңдерде: Коръән Тәүрат вә Инҗилнең хаклыгын тәсдыйклаучы һәм тугры юлга күндерүче, вә мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы.»

«Күктән сөрелгәннәр»дә дә фәрештә—шәфкатьле, башкаларга яхшылык теләүче. Такташ дин, милләт сакчыларын, зыялы кешеләрне гәүдәләндерү өчен табигый гаделлекне, тугрылыкны, яхшылыкны үзендә саклаган һәм җирдәге бозыклыклардан саф булган сурәтләр эзли. Уңай типлар итеп фәрештә, пәйгамбәрләрне ала. Боларга контраст булганнары чиктән тыш явызлык белән характерлы: газраилләр, иблис һ. б.

Такташ үзенең идеалларын чиктән тыш көчле дулкынлану белән белдерә, шуңа күрә аның сурәтләре дә гипербола һәм контрастлар белән сугарылган, ул кискенлекне югарыда әйтелгән сурәтләр аркылы бирергә тырыша.

«Үтерелгән пәйгамбәр» шигырендә лирик герой—пәйгамбәр. «Пәйгамбәр»— фарсыча—Аллаһы Тәгаләнең илчесе дигән сүз. Ислам дине өйрәтүенчә, Алла аерым ыругларга һәм халыкларга үзенең илчеләрен (рәсүлләрен) җибәрә торган булган. «Гыйбадәте Исламия» дигән дини кулланмада бу хакта болай әйтелә: «Бәндәләргә дин хөкемнәрене өйрәтмәк өчен Аллаһы Тәгалә бик күп кешеләрне пәйгамбәр кылмышдыр. Ул пәйгамбәрләр һәркайсысы адәмиләрдер. Анлар яшь вакытларында да бик гакыллы вә бик зирәк вә һәм бик тугры вә изге табигатьле булмышлардыр. Олугъ булганнан соң Аллаһы Тәгалә аларны пәйгамбәр кылмышдыр. Ягъни җәбраил фәрештә аркылы айларга үзенең хөкемнәрене җибәреп, шул хөкемнәр буенча бәндәләрне хак дингә вә гамәлләргә өндәргә боермышдыр. Шуннан соң ул пәйгамбәрләр Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча кешеләрне Хак дингә вә изге гамәлләргә өндәмешләрдер» (Шәфигый 3. Ислам: Белешмә-сүзлек.—Казан: Татар, китап нәшр., 1993.-Б. 128—129).

Такташ шигырендәгe пәйгамбәр дә хаклыкка, изге гамәлләргә, гаделлеккә өндәүче зат булып гәүдәләндерелгән.

Такташның үзен пәйгамбәргә тиңләве («Үтерелгән пәйгамбәр») шулай ук аның Ислам дине белән бәйләнешен күрсәтә. Биредә аның үз исеменең мәгънәсенә дә ишарә бар. Пәйгамбәр һәм Һади исеме арасында мәгънә уртаклыгы күзгә бәрелеп тора. Мәгълүм булганча, безнең соңгы пәйгамбәребез—Мөхәммәд пәйгамбәр (Мөхәммәд бине Габдулла). Һади Такташның тулы исеме Мөхәммәтһади икәнен искә алсак, болай килеп чыга: Мөхәммәт макталган, мактаулы, данлыклы; Һади юлбашчы, башлык, алга баручы, сугышчы.

Шагыйрьнең «Антым» шигырендә шундый юллар бар: Киләчәк турында уйлаганда, бер көн килеп, иҗатыма дөрес бәя бирерләр һәм мин әйткән хаклыкны аңларлар әле дип ышанганда да ул Коръәнгә сыена; кешенең барлык яхшы, яман эшләрен язып торучы фәрештәләргә эндәшә.

«Айның нурлары арасында» шигырендәге түбәңдәге юллар да дини ышануга барып тоташа: Т. Галиуллин* фикереңчә, дини сюжетка корылган һәм чорның, гомумән, яшәешнең, кешелек тормышының катлаулы төенләнешләрен үзәккә алган «Җир уллары трагедиясе» яшь шагыйрьне дөнья әдәбиятының бөекләре белән бер рәткә куя. Әлеге фикерен галим язучыбыз М. Мәһдиев сүзләре белән раслап куя: «Такташның искиткеч талантлы—Шекспир дәрәҗәсендә! язылган «Җир уллары» бар, 1923 елга кадәр язылган гаҗәеп көчле шигырьләре бар. Совет баласыннан әнә шул шигырьләрен яшереп тотабыз без. Үз-үзен ихтирам иткән халыклар мәктәп дәреслекләрендә храмны, чиркәүне, мәчетне сүкмиләр. Бу хәл—бездә генә» (Казан утлары. —1991.—№8.—Б. 164).

Милләтнең җанын, рухын, теләк-омтылышларын яхшырак аңлау өчен, Һади Такташ Коръәнне өйрәнә. Коръән аятьләреннән турыдан-туры файдаланып иҗат иткән шигъри әсәре «Җир уллары трагедиясе». Такташ аны Майдә (Аш яулыгы) сурәсенең 27—31 аятьләре нигезендә иҗат иткән. Коръәндәге Маидә сурәсенең әлеге аятьләренә күз салыйк әле. Аятьләрдә язылганнар белән Такташ әйтергә теләгән фикер арасында уртаклык ни дәрәҗәдә икән?!

«27. Ий, Мөхәммәд галәйһиссәлам! Адәм г-мнең угыллары турындагы хәбәрне хаклык белән укыгыл. Кабил белән бер карында яткан Әкълимә Кабилгә тиешле иде. Әмма Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды. Ике егет корбан чалдылар, берсенеке, ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: «Ий, Һабил, мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен»,—дип. Һабил әйтте: «Әлбәттә, Аллаһу Тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер», дип. 28. Һабил Кабилгә әйтте: «Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ газабыннан куркамын»,— дип. 29. Әгәр мине үтерсәң, син минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп, Аллаһуга кайтуыңны телимен, бу золым эшеңне эшләсәң ут әһеленнән булырсың. Ут газабы: залимнәргә тиешле җәзадыр. 30. Нәфесе аңа галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне җиңде, Һабилне үтерергә аны өстерәде, Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булды. 31. Алла Кабил янына бер карга җибәрде, ул карга Кабилгә җирне казып күрсәтте, ягъни Һабилнең гәүдәсен күмәргә өйрәтте. (Чөнки Кабил Һабилне үтергәч, кайда куярга белмичә, берничә көн күтәреп йөрде.) Карганы күргәч, Кабил әйтте: «Һай миңа үкенеч! Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, кардәшемнең гәүдәсен ничә көннәр күтәреп йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем»,—дип. Бу эшеннән сон үкенүчеләрдән булды.

Хәзер Һ. Такташның «Җир уллары» трагедиясеннән югарыда китерелгән Коръән аятьләренә охшаш сюжетларны барлап карыйк. Әсәрдә дә нәкъ шулай ук Кабил белән бер карында яткан Әкълимә Ходай әмере буенча Һабилгә тиеш була. Бу хәбәрне Җәбраил Канун җиткерә: Тик Кабил әлеге әмергә буйсынмый: Әкълимәне үзенеке итү өчен, туганы Һабилне үтерә. Менә ничек тасвирлый бу күренешне Такташ: Шуннан соң Кабил, нәкъ Коръәндә язылганча, кылган гамәле өчен бик үкенә, тынычлыгын җуя: Һабил. Кичер мине!—дип, шашкын хисләр кичереп, Һабилнең канга баткан үле гәүдәсенә ялвара.

Кабил бу ялгышлыкны Газазил-Иблис коткысына бирелеп эшли. Идея Кабилне дингә каршы котырта, тормыш авырлыгында Ходайны гаепли. Газазил үзен «гали», «ак күңел» дип атый. Кабил аңа бик тиз ышана: —ди ул. Ә Газазил ялганлавын дәвам итә: Кабил авыр, газаплы ач тормышның сәбәбен сорагач та Газазил янә Ходайны гаепли: —ди һәм буш вәгъдәләр бирә.

Коръәндә Бәни Исраил (Ягъкуп балалары) сурәсенең (17нче сурә) 62 64 аятьләрендә Иблиснең кешеләрне хак юлдан яздыручы икәнлеген раслаучы юллар бар. 62. Янә Иблис әйтте: «Я, Рабби, ни өчен бу Адәмне миннән артык кылдың? Әгәр миңа кыямәткә чаклы яшәргә ирек бирсәң, әлбәттә Адәмнең балаларын йөгәнләп яман юлга, бозык эшләргә тартырмын, мәгәр бик азлары калыр». 63. Аллап әйтте: «Кит алдымнан! Кем сиңа иярсә, аларның һәм синең газабыгыз камил җәһәннәм газабы булыр». 64. «Ий, Иблис, тавышың белән өндәп кешеләрдән көчең җиткәннәренә аздыр вә аларны аздыру өчен атлы вә җәяүле гаскәреңнән ярдәм сора һәм аларның малларыңда вә балаларында уртак бул, дәхи ялган вәгъдәңне әйт! Шайтанның вәгъдәсе алдаудан башка нәрсә түгелдер». Газраилнең буш сүзләр сөйләп алдаганын Әкълимә сүзләреннән дә күрәбез. Ул Кабилне кисәтергә тели. Һабил дә, Кабилне Ходайдан ярлыкавын үтенеп, шушы ук фикерне әйтә; шул рәвешле Газазилнең алдакчы булуы кабатлана : Әсәрдә Кабилнең туганнары да, ата-анасы да Ходайдан Кабилне ярлыкавын сорыйлар, тик Аллаһы Тәгаләдән ярдәм булмый, чөнки Кабил ата-анасы, туганнары, Канун үгетләвенә карамастан тәүбәгә килми, Ходайдан ваз кичеп, Идеягә иярә. Такташның әлеге сюжеты да Коръән аятьләрен нигез итеп язылган булса кирәк. Мәсәлән Гимран сурәсенең 26нчы аятендә болай диелгән: «Аллаһу Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. Берәү Аллаһуга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә—файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә— газабы үзенә». Ниса сүрәсенең 173 аятендә дә шундый ук мәгънә бар: «Аллаһуга ышанып изге гамәлләр кылучыларга Аллаһу Тәгалә әҗерләрен тутырып бирер һәм юмартлыгы белән әҗерләрен арттырыр, әмма Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан, гыйбадәт кылудан тәкәбберләнгән кешеләрне аллаһ газаб кылыр рәнҗеткүче газаб белән.»

Менә тагын Бәни Исраил сүрәсеннән 65нче аять: «Әмма минем ихлас колларыма синең ихтыярың булмас, ягъни көчең җитмәс. Үзе теләгән кешеләрне синең зарарыңнан сакларга Раббың үзе җитәдер.»

«Җир уллары» трагедиясеннән аңлашылганча, Аллаһы Тәгаләгә буйсынмаган кеше гел бәла-казаларга очрап тора. Тәһа сүрәсенең 123—124нче аятьләрендәге Аллаһы Тәгалә сүзләрен мисалга китерергә мөмкин: «. кем һидаятьне сайласа, адашмас һәм бәхетсезлеккә юлыкмас, ә кем Минем сүземнән (Коръәннән) йөзен борса, аның тормышы тараер һәм Без аны Кыямәт көнне сукыр итеп тергезербез. »

Югарыда телгә алынган Майдә сүрәсенең 28 нче аятеннән аңлашылганча, Кабил үтерү белән янаган чакта да Һабил туганын үтермәячәген әйтә, андый кешегә газаплар киләчәк дип, Кабилгә дә аңлатырга тырьппа. Әсәрдә дә нәкъ шушы ук фикер кабатлана. Такташ аны шигъри юлларга салып тагын да үтемлерәк итеп бирә. Һабил туганын ярлыкавын сорап Ходайга мөрәҗәгать кыла.

Һабилдә туганлык хисе бик көчле. Үз бәхете өчен туганын үтерү түгел, киресенчә, туганы өчен үзен корбан итәргә дә әзер. Такташның үз әсәрләренә Коръән аятьләрендәге персонажларны кертүе юкка гына түгел. Ул бик уйлап, Коръәндә аңлатылган вазифаларын яхшы белгән хәлдә әсәрләренә урынлы китереп кертә.

Әйтик, уңай геройларны Җәбраил Канун кебек Ходайга тугрылыклы фәрештәләр, пәйгамбәрләр образы аша бирә; тискәре күренешләрне, начар кешеләрне гәүдәләндерү өчен Газазил, Газраил кебек персонажларны куллана; мәрхәмәтле кешеләрне тасвирлау өчен шагыйрь Ходайга гыйбадәт кылучы Һабил, Әкълимә, Адәм, Һава образларын уңышлы файдалана.

Ә инде кем ни әйтсә, шуңа ышанучы, үзенең ныклы кыйбласы да, дине дә, әхлагы да булмаган кешеләрне бер образ Кабил образына җыеп бирә шагыйрь. Кабил кебек динсез кеше туганын үтерү кебек иң авыр җинаять кылудан да тайчынмый, мәхәббәтне дә ул җил кебек ирекле булырга тиеш дип саный. —ди Кабил Әкълимәгә.

Гаилә тормышы турында сөйләгәндә, «Җилләр кебек хөр, азат яшәрбез» дигән чагыштыруның Такташ тарафыннан юмор белән сугарылганын аңлавы кыен түгел. Динсез тормышлы гаиләдә билгеле бер тәртип-кануннар юк, кем гаиләнең хуҗасы, ир һәм хатын вазифасы нидән гыйбарәт булуы да билгесез—кем ничек теләсә шулай яши. Нәкъ җил кебек.

Канун сүзләрендә исә диндә кушылганча, әхлаклы никах турында, ныклы мөселман гаиләсе төзү турында сүз бара. Биредә җил кебек ирекле гаилә турында сүз бармый инде, Коръән кушканча, гомер буе бергә җитди тормыш алып бару турында сүз бара.

Без Такташның биографиясеннән һәм гаилә проблемасын күтәргән әсәрләреннән чыгып, аның гаилә мәсьәләсенә бик җитди караганлыгын, мәхәббәт, гаилә ул— җаваплылык дип санаганын яхшы беләбез. Биредә дә Такташ Коръән аятьләренә таянып эш итә, фикер йөртә. Ислам дине гаилә тормышына зур әһәмият бирә. Динебез буенча гаилә тормышы никах белән башлана. Өйләнмичә, никахсыз тору динебездә хәрәм санала. Никахсыз ир-хатын якынлыгы зина кылу дип атала. Барлык диннәрдә дә зина кылу хәрәм булып исәпләнә; чөнки ул аерым кеше өчен генә түгел, милләт, җәмгыять өчен дә зарарлы. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай боера: «Зина кылмагыз. Шик тә юк, ул бер әдәпсезлектер һәм начар бер юлдыр» (Исра сурәсе, 32нче аять).

Такташ хатын-кыз образын сурәтләгәндә дә, Коръән аятьләренә таянып, идеаль хатын-кыз нинди булырга тиешлеген исбатларга тырыша. Исламда тәнне күрсәтү—гаурәт. Озын күлмәк хатын-кызны яман күзләрдән, тозсыз сүзләрдән саклый һәм шуның белән аның абруен күтәрә. Шагыйрьнең «Җырым сиңа булсын» дигән шигырендәге тәнкыйть уклары әнә шушы күркәм ышанычка, милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп язылган.

Фатих Сәйфи-Казанлының: «Нигә соң Газазилләр, Газраилләр белән маташасыз, җирдә кешеләр беткәнмени, дигән соравына Такташ: «Мине мәңгелек әйберләр, бөек проблемалар кызыксындыра»2;—дип җавап бирә. Такташ иҗатындагы мәңгелек образларның нигезе халыкның тормыш-көнкүреше, тарихы, дине, фольклоры һәм, гомумән, культурасы. Такташның мәңгелек образлары—милли, дини. Шагыйрь иҗатында күтәрелгән мәңгелек проблемалар алар—милли традицияләрне саклау, аларга бәрәкәтле караш, сакчыл мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсе.

Халкыңның үтмешенә борылып карау, тарихи-мәдәни җәүһәрләрне сакларга омтылу—Һ. Такташ карашынча, киләчәккә омтылу шикелле үк җәмгыять үсеше өчен бик кирәкле нәрсә. Әйтергә кирәк, милли, дини идеянең чыганагын әнә шулай Коръән аятьләреннән эзләп, Такташ татар халкының борынгыдан килә торган уй-фикерләрен, хыял-омтылышларын, акыл-зиһенен, рухи-әхлакый сыйфатларын тергезергә, шулардай үрнәк алырга чакыра. Коръәндә телгә алынган җәннәт, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, Газраил, Иблис, җеннәр, алар белән бәйле риваятьләр, ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Такташ шигырьләренә бик табигый кереп, тыгыз үрелеп баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк бирергә ярдәм итәләр. Чөнки дин тоткан, аның тиешле кагыйдәләрен үти торган, Коръәнне, әдәбиятны яхшы белгән кешегә болар барысы да бик якын, анлаешлы.

Шагыйрь күп гасырлык бай әдәби традицияләребезгә таяна. Әдәбиятыбызга яңалыклар алып килүче буларак танылса да, ул иҗатының бөтен тамырлары белән борынгы татар әдәбиятына, Көнчыгыш әдәбиятларына һәм тулаем Ислам мәдәниятенә, аның олы казанышларына-тарихи сюжетларына, мотивларына һәм форма-шәкелләренә тоташа, шулардай үсеп чыга. Кече яшьтән үк гади халыкның иң самими ышануларын, мәҗүсилек чорыннан ук килгән мифологиясен, мәдрәсәдә Ислам динен һәм аның риваятьләрен күңеленә сеңдереп, Ислам әдәбиятын укып үскән Такташ, иҗатында шуларны шигъри таланты, кодрәтле каләме аша үткәреп, элекке җирлектә, әмма яңа, югарырак дәрәҗәдә, үз заманына ярашлы һәм үзеннән соң да яшәячәк гүзәл әсәрләр тудыра алган. Такташның иҗаты борынгы әдәби мирастан һич аерылгысыз, аның шигырьләре шуңа күрә дә—бик халыкчан, вакыт сынауларын җиңеп үтә торган үлемсез әсәрләр. Такташ иҗатындагы дини мотив, фәлсәфә һәм образлылык гомумкешелек әхлакый кыйммәтләренә ирешүдәге үзенчәлекле бер баскыч буларак кабул ителергә тиеш.
—————-
1 Галиуллин Т. Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы: (һ. Такташның 100 еллыгына) / / Татарстан.-2001.-МИ.-Б. 67-70. 174

Миңзифа ТАҖЕТДИНОВА
, Чүпрәле
«Казан утлары» № 1, 2010.

Үтерелгән пәйгамбәр

әмма иҗтимагый тигезсезлеккә генә, мәгълүм бер сыйныфка гына каршы түгел: ул бөтен инсаният галәме моңарчы табынып килгән котдусияткә, күкләргә, аллаларга, кануннарга, әхлакка, золымга, вәхшәт вә сугышка, тагын әллә ниләргә, әлхасил инсанның шәхсиятен, аның шәхси иреген изүче никадәр көчләр бар, шуларның барысына да бердән сугыш ача, протест ясый, «нәләт»ләр яудыра. Менә шул ягы белән ул башка яңа татар шагыйрьләренең һәммәсеннән аерыла, үзенә башка бер «фронт» тәшкил итә».
Тәнкыйтьче мондый гыйсъянчы-бунтарь шагыйрьләрнең дөнья әдәбияты тарихында инде булуын әйтеп үтә. Аерым-аерым Гёте, Һейне, Байрон, Мильтон әсәрләренә туктала» Такташ шигырьләрендә шулар чалымы барлыгын әйтеп үтә. Татар әдәбиятына килеп җитеп, Сәгыйть Рәмиев иҗатына озаклап туктала. Шигырьләренең рухиятен Такташ иҗаты белән чагыштырып карый, күп охшаш яклар таба. Моңа кадәр татар әдәбиятында күренмәгән романтизм чаткыларын Такташ шигырьләрендә күрә. «Нәләтләр шагыйре булу белән бергә, Такташ чып-чын романтик та, — ди автор. — Сез аның шигырьләренең сәрләүхәләренә генә игътибар итегез: «Урман кызы», «Таң кызы», «Мәңгелек әкият»» «Күләгәләр», «Үтерелгән пәйгамбәр», «Онытылган ант». Шулар белән бергә үк: «Күктән сөрелгәннәр», «Нәләт», «Гыйсъян». һәммәсе романтизм һәм «давылчылык».
Такташ иҗатының әдәби кыйммәтенә дә Гали Рәхим зур бәя бирә: «Башлап әдәбият мәйданына ыргыткан әсәрләреннән аның, шиксез, зур талант булуы аңлашыла. Ифадәсе көчле, теле бай» шигъри илһамы ялкынлы. Шуның белән дә ул укучыны баш-баштан ук сихерли, үзенә буйсындыра. «Шул ук урында автор Такташның киләчәк язмышы өчен дә борчылуын сиздереп үтә: «. Сәгыйть Рәмиев төсле. атылган йолдыз булып, үз утында үзе янып югалмавын» тели. «Көчле каләм белән мәңгелекнең тимер ишекләрен ватырмын ди торгач, ул үзе шул тимер ишекләргә бәрелеп ватылып, канатлары сынып кире җиргә төшеп сүнмәгәе иде», — дип борчылу белдерә Гали Рәхим ул елларда ук, һәм болай дип дәвам итә: «Безнең татарда бу бик була торган эш. Әмма бу көчнең татар әдәбияты мәйданыннан югалуы чынлап та тәэссефле бер хәл булыр иде, чөнки бу яшь шагыйрьдә безнең татар шагыйрьләренең күбесендә булмаган бер ялкын белән бергә гаҗәп нәзек шигърият һәм әдәби зәвык булганы күзгә бәрелә. Аның «Онытылган ант»ы төсле настроениеле шигырьләрне әле татар әдәбияты күргәне юк иде дип беләм», — дип яза. Шуның белән бергә, Гали Рәхим Такташ иҗатының үзе кабул итә алмаган якларын да әйтеп үтә. Ул яшь шагыйрьнең ирекле шигырь, сөйләм шигыре, дип, вәзен-формага селтәнүен нык тәнкыйтьләп чыга. Шагыйрь өчен, ул күпме генә талантлы булса да, шигырь техникасының зарурыйлыгын кат-кат аңлата. Чын галимнәрчә, җентекләп, яшь шагыйрьгә нәсер һәм назым ысулы белән язуның нәрсә икәнен аңлата. Соңрак Такташ үзенең бу «Манифест»ына яңадан әйләнеп кайтмый, димәк, тәнкыйтьченең кайбер фикерләренә ул да колак салган.
Мәкаләнең өченче бүлегендә Такташның «Җир уллары таргедиясе»н анализлауга зур урын бирелгән. Монда Гали Рәхимнең ни дәрәҗәдә белемле, әзерлекле, эрудицияле булуына сокланып та куясың. Тәүрат-Библиядән башлап, дөнья әдәбиятында бу теманың — Кабил-Һабил темасының яктыртылышын ул җентекләп, мисаллар өстендә аңлатып чыга. Бу кыйссаның ислам динендәге вариантларын әйтә. һәм татар әдәбиятында бу теманың Такташка хәтле бөтенләй яктыртылмавын язып үтә. Әзерлексез укучы өчен әсәрнең кыскача эчтәлеген күрсәтеп бирү белән бергә, ул аны дөнья әдәбияты мисаллары белән дә чагыштыра бара. Такташның табыш һәм югалтуларын әйтеп үтә. Трагедиянең кимчелекле якларына да туктала. «Әгәр дә ул (Такташ. — Ф.Б.) гыйшык мәсьәләсендәге конфликтны драманың әсасына санап, Кабилнең тормышыннан, алладан, кануннан булган ризасызлыгының төп реальный сәбәбе итеп шуны салган булса, драматизм һәм сәнгать (художественность) ягыннан тагы да артыграк исабәт иткән булыр иде. Әмма ул алай эшләмәгән, мәхәббәт һәм көнчелек хисе аның драмасын башыннан ахырына хәтле хәрәкәткә китерүче беренче һәм иң көчле гамәл түгел. Аннан соң аның һич күренеп торган сәбәпсез Әкълимәне үтерүе, Кабилне үз-үзен үтерергә мәҗбүр итүе дә худсжественный яктан яхшы һәм муафәкыятле уйланмаган. Чөнки эшнең бу рәвешчә тәмам булуы әсәрнең төп идеясен нык рәвештә ачып бирергә ярдәм итми, бәлки аны зәгыйфьләтә генә».
Әмма Гали Рәхим үзенең мәкаләсен Такташка зур өметләр белән тәмамлый, «шигъри илһамының бик көчле икәнен, каләм вә өслүбе беләнтеләсә нинди драматизмны бирә ала торган талант» икәнен әйтә. һәм тема өстендә эшләгәндә, кат-кат кайтып, уйланырга киңәш итә, «Җир уллары трагедиясе»н дә Такташ яңадан карап чыгар, дигән өметтә кала.
Шулай итеп, Такташ үзе исән вакытта укырга туры килгән, иҗатына объектив бәя биргән бердәнбер мәкалә — менә шушы мәкалә. Дөрес, «Җир уллары» җыентыгына карата «Безнең юл»да тагы бер уңай язма чыга (1923 ел, 8-9 саннар). Язма кечкенә, аннотация формасында гына, «Хан» дигән имза белән чыккан. Әмма анда бүген дә актуаль булырлык акыллы фикерләр бар. Әйтик, автор болай ди: «Монда һәрбер сүз — зарурият, һичбер сүзне төшереп тә булмый, алмаштырып та булмый. Җөмләләр табигый юл белән халәт рухия буенча агалар».
Такташ иҗатына карата төпле, акыллы фикерләр әйтелгәннән соң да, аны барыбер тынычлыкта калдырмыйлар, һәр шигыре каты бәхәсләргә очрый. Такташ үзе дә бу чорда язган шигырьләрендә бер чиктән икенчесенә ташлана, эзләнә, һаман нидәндер канәгать түгел, югалтуларын сизенә. («Мәңгелек әкият», «Урамда», «Гыйсъян», «Пасха чаңнары», «Тилеләр», «Казан»).
Казан!
Фахиш шәһәр,
Синең урамыңа
Мин, гыйсъянчы, кереп адаштым.
Череп беткән мещан баткагында
Иркен уйларымнан саташтым.
Казан!
Фахиш шәһәр,
Синең урамыңда
Җанга җылы юктан туңам мин,
Череп беткән мещан мунчасында
Көзге чәчәк кебек сулам мин.

Иҗат кешесе өчен бу гадәти өзгәләнү, ризасызлык булса да, кайбер тәнкыйтьчеләр бу ризасызлыкның сәбәбен башка җирдән — Такташның социаль үткәннәреннән эзли башлыйлар, һәм 1923 елның ахырында инде Такташка турыдан-туры «черек идеологияле» шагыйрь, вак буржуа җырчысы, дигән мөһер сугыла. Бу берьяклы, надан бәя Такташ үлгәнче дәвам итә, үзе үлгәч тә Такташ иҗаты дистә еллар буе «ләкин» сүзе аша өйрәнелә. Башта Такташ «вак буржуа җырчысы» түгеллеген ярсып исбатларга алына, иҗат темасын, образларын кискен үзгәртеп, заманга, тәнкыйтькә яраклашып киткән чаклары да була. Ләкин «буржуа» тамгасы барыбер юылмый, һәм хәтта Такташ бу бәя белән килешергә мәҗбүр була.
Ул турыда сүз — алда. Хәзер яңадан 1923 елның азагына кайтыйк. Матбугатта эзәрлекләнүләрдән, урынсыз, тупас тәнкыйтьтән тәмам алҗыган яшь шагыйрь үзенең үткәннәреннән, шул рәвешле, язу стиленнән, үз-үзеннән ваз кичә — ноябрь ахырында «Такташ үлде» дигән атаклы шигырен яза. Бу шигырьгә шулкадәр зур фәлсәфә салынган ки, кешенең үз-үзе белән көрәше, яңа тормыш хакына газиз ата-анасыннан, үз-үзеннән ваз кичүе шулкадәр газап, фаҗига аша бирелгән — бу шигырь әдәбият дөньясын тагы бер тапкыр шартлатып ала.
Көчле кояш куптән баткан инде,
Караңгылык баскан җир өстен, —
Ә ул һаман утын якмый, тик утыра.
Бәлки. кем белсен,
Аның көчле кулы бик күп еллар
Шулай эшли-эшли талгач та,
Күкрәгендә хәят нурларыннан
Соңгы нуры сүнеп калгач та,
Аның ирекле күңле тынар өчен
Караңгылык тели торгандыр?
Бәлки, шулайдыр да,
Бәлки.

Такташ бу шигырен 30 ноябрь көнне әдәбият түгәрәге утырышында укый. һәм 2 декабрь көнне инде (нинди оперативлык!) «Татарстан» газетасында мәкалә. Исеме — «Такташизм», авторы — Кави Нәҗми. Менә ул мәкаләдән өзекләр: «30 ноябрьдә әдәбият түгәрәгенең нәүбәттәге җыелышы булды, берничә кулъязма укылды. Тыңларга килүчеләр гадәттәгечә күп иде. Кичәне бик шома үтте, дияргә ярый. Тик «Такташ үлде». исемле черек идеологияле шигырь генә һәрбер коммунист, комсомолец иптәшләрнең күзенә бәрелде. Дини әкиятләргә ияртелеп язган әсәргә бәлки тукталырга да кирәкми торгандыр. Ниндидер мещаннар мохитында үскән, соңыннан зәңгәр күзле яшьлек чакларын сагынган тәти җегетнең (Такташистның) 17-21 нче елларда йоклаганы, советлар тәмам ныгыгач кына «нәләт нигъмәтләргә» дигән сүзләренә кагылмыйча мөмкин түгел. Гражданнар сугышының кызу вакытларында психологи-ческий үлгәнсең икән — бик яхшы. Күреп карыйк, яңа тормышта нинди яңалыклар күрсәтерсең икән!
Бу шигырьдә күп гонсыз булган үлемне символ билгесе итеп алган шагыйрь «Мин Такташизм мәсләгенең башы» диеп мактанудан да баш тартмады. Такташның иҗадияте турында марксистларча тәнкыйть бирү — журнал битләрендә генә мөмкин булганлыктан, «Такташ үлде», шигыре кулак, мулла һәм башка шул типтагы икътисади төркемнәрнең җегетләрендә һәм кызларында булган филантропияле настроениене күрсәтә. Эшче-крестьян гаммәсе революцияне турыдан-туры үзе ясый. Давыллардан соң урнашкан вакытлы тынлык вакытында Октябрь корабының койрыгына ябышкан иярчен мосафирлар үлеп терелгәч тә җитәкчелек эшен кулларына ала алмыйлар.
Шуңа күрә, 23 нче ел җиткәч кенә «Мин — иске тормыш өчен үлдем. Яңасы өчен терелдем. Көрәшчеләр, арагызга зәңгәр күзле тәти җегет килә!» диюе белән «такташизм» (?) мәсләгенең чынлап та дөрес идеологияле икәнлегенә ышандыруы читен».
Бу инде «урлап шигырь язган» мишәр малае гына түгел, бу инде шагыйрьгә социаль-политик яктан китереп сугу. Такташның хәлен күз алдына китерергә мөмкин. Ул Татарстан җирендә япа-ялгыз. Бар байлыгы — иҗаты, шигырьләре. Инде алардан да ваз кичте, бөтен дөньяга үзен «үлде» дип игълан итте. Ә дөнья барыбер кабул итмәде. Инде искечә язарга ярамый, яңасы — күңелендә, акылында тумаган. Әйләнә-тирәсендә дә, үз җанында да — дисгармония. Әле күпләр ни икәнен аңлап җитмәгән, бөтен үткәннәрне, шул исәптән динне, әхлакны да җимереп яңаны, беркем аңламаган яңаны төзергә омтылган аңлаешсыз бер чор. Такташ ул айларда бер юл шигырь язмый. «Такташ үлде» шигыре шашкын, талантлы чорның соңгы шигыре була.
Такташ үзе дәшмәсә дә, матбугатта «Такташизм» мәкаләсенә каршы чыгучылар була. «Татарстан» газетасының 1923 ел, 5 декабрь санында Толымбайскийның «Такташизм»мы, әллә аңламаумы?» дигән мәкаләсе басыла. Автор Такташны яклап чыга, ләкин үзенчә нык инанубелән, Такташның башта «теге якта» булуын исбатларга алына, аннары «Такташ хәзер пролетариат ягына чыгып килә» ди. Сәеррәк яклау, әлбәттә. Хәер, Толымбайский язмасы белән танышып чыккач, укучы үз фикерен әйтер.
«Татарстан»ның 227/892/ номерында Кави иптәшнең Такташ турындагы заметкасы күренде. Кави иптәш үзе әдәбият түгәрәгенең җыелышында булса да, бу фикерләрен шунда әйтмичә, гәзит сәхифәсендә күтәреп чыга. Гәзит укучыларга, Такташка каршы әдәбият түгәрәгендә бер сүз дә булмаганлыгын әйтеп, төп мәсьәләгә күчәм.
Такташны җыелышның рәисе «Символист Такташ» дип тәкъдим иткәч, Такташ: «Мин сезгә символизм буенча язылмаган нәрсә укыйм. Аны школларга аеру минем эшем түгел, бәлки әдәбият тикшерүчеләр эше, мин «Такташист» кына», — диде. Ләкин ул бу сүзне уйнап кына әйтте. Бу сүздән мөгез чыгарып, ул мөгезнең сырларын санау хата фикер.
Килик кичәдә укыган фикерләренә. «Такташ үлде» дигән шигырьнең кыскача мәгънәсе шулай:
Шагыйрь Такташ, иске тормышны ташлап, көрәшчеләр сафына чыга. Менә шундый мәгънә биргән шигырьне Кави иптәш: «Такташ үлде» исемле черек идеологияле шигырь генә һәрбер коммунист, комсомолец иптәшләрнең күзенә бәрелде», — ди.
Дөрес, күзгә бәрелүе иҗаби иде. Тәнкыйтьче күпчелекнең фикере белән булышмаган булырга кирәк. Матбугатка болай томан җибәрергә ярамый. Такташ «Мин «Такташизм» мәсләгенең башы һәм ул дөрес, юл күрсәткеч юл» дип әйтмәгәнгә, моның ялганлыгын әйтеп тору да артык.
Кави иптәш:
— Такташ 17-18 нче елларда шулай язмаганда, хәзер революцион-ный яза башлады, 23 нче елда гына иске тормыш өчен үлде, соңгарак калган, дигән фикер йөртә.
Такташ коктрреволюционер түгел. Пролетариат тәүбә иткән кот-рреволюционерларга да урын бирә, бу бер. Икенчедән, пролетариат үзенә таба ауган һәрбер группаны җитәкләп үз юлына алып китә. Ул инде мең Такташларны җитәкләп китте һәм китә. Бу тарихи, зарури факт.
Шагыйрь Такташ «Көрәшчеләр, мин дә сезнең янга чыгам» ди икән, пролетариат, әлбәттә, аны да җитәкләп китәчәк. Такташның соңга калып көрәшчеләр сафына чыгуын аның башыннан эзләмичә, аның тормышыннан эзләргә кирәк. Бу хакта марксистлар шулай гына карый алалар.
Шагыйрь Такташ күчү дәверендә, ягъни, пролетариат идеологиясенә таба күчә. Шулай булгач, үткән көннәрендә хата фикерләр бар булырга тиеш. Вакытында моңардан беребез дә котыла алмаган кебек, хәзер дә шул мәсьәләгә дөрес карарга кирәк.
Ләкин, Такташ Иҗадиясен тикшергән вакытта, шагыйрьләребез үзләре дә аның өслүбенә ияргәнлекләрең әйтми китә алмаслар. Бусы шагыйрьнең иҗабияи ягы. Кави иптәшкә ярамаган «Такташ үлде» дигән шигырь дә безгә шулай фикер йөртергә йөз дә беренче мәртәбәле мөмкинлек бирә».
Күргәнебезчә, кайбер «дуслары», хәтта яклаганда да Такташка «чит идеология» тамгасы ябыштырып калырга тырышалар. Бөтен көчләре белән Такташның үзен һәм җәмәгатьчелекне шуңа ышандыруга алыналар. Хәтта 60 елдан соң да акны-карадан, дусны дошманнан аерып алуы кыен. Ә Такташка ул елларда ничек булгандыр.
Шыр тилеләр
Бер көту килгән миңа.
Бер-берләрен
Төртешеп шырлап көләләр дә,
Чыгарып телләрен:
Бу, диләр, шашкаш, юләр,
Каткан киемнәр өстенә
Сипте күңеленнән бәһасыз
Бриллиантлар, энҗеләр.

1923 ел шагыйрь өчен менә шушылай тәмам була. Казанга килүенә бер ел дигәндә, ул иҗатына карата да, үзенә карата да төрле бәяләр ишетә, төрлесе төрле киңәш бирә, юл күрсәтә, ничегрәк язарга «өйрәтә». Ә шагыйрьгә ничек язарга читтән киңәш бирә башладылармы — иҗат инде юк. 1924 елның 21 гыйнварена кадәр Такташ бер юл шигырь язмый. Дөресрәге, яза алмый. Пәйгамбәрләр һәм гыйсъянчылар, пәри кызлары һәм тилеләр турында язарга ярамый, Казан зыялылары аның һәр шигырен, һәр сүзен кылыч белән каршы алалар. Пролетариат газета-жур


источники:

http://tatarica.org/tat/razdely/kultura/literatura/shheslr/taktash-adi

http://adiplar.belem.ru/taktash.htm